Туган тел һәм әдәбият укытучылары көч сынашты
26-28 нче мартта Казан шәһәре Вахитов районы 27 нче татар гимназиясендә туган тел һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия мастер-класс конкурсы узды. Анда Татарстан Республикасының гомуми белем оешмаларында эшләүче рус , татар, чуваш, удмурт, мари, мордва телләрен һәм әдәбиятын укытучы педагоглар һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә – Чувашия Республикасы, Удмуртия Республикасы, Мордовия Республикасы, Башкортостан Республикасы, Свердловск, Пенза, Омск, Ульяновск, Самара, Астрахань, Төмән өлкәләре, Красноярск крае мәктәпләрендә белем бирүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.
Гран – при Идел буе районының «35 нче лицей – «Галактика» укыту-белем бирү үзәгенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ханнанова Миләүшә Хатыйп кызына бирелде, 3 нче урынны Киров районы 67 нче рус-татар гомуми белем мәктәбеның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дәүлиева Нина Павловна алды, Яңа Савин районы 31 нче татар-рус гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйльманов Дамир Шәрифҗан улы конкурсның лауреаты булды.

image